Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татнефть» грантларының бишенче конкурсында 47 иҗтимагый әһәмиятле инициатива җиңүче булды

“Татнефть” муниципалитетларга һәм иҗтимагый оешмаларга 400 млн сумга якын грант бирәчәк.

Грант программасы - «Татнефть»нең муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлек механизмы. Конкурс нәтиҗәсендә Компания эшли торган территорияләрне социаль-икътисадый үстерүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә акча бүлеп бирү процедурасы үтә күренмәле һәм комплекслы булды.

Конкурска Татарстан Республикасының 17 районыннан һәм Тольяттидан 1,3 млрд сумнан артык соралган гомуми суммага 212 гариза кергән. Һәр тәкъдим ителгән проект махсус эшләнгән алгоритм һәм төп критерийлар ярдәмендә бәяләнгән. Шуннан соң бәяләү нәтиҗәләре экспертлар тарафыннан каралган, ә финалистларның йомгаклау исемлеге грант комитеты утырышында расланган.

Нәтиҗәдә конкурста җиңүчеләр исемлегенә Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан һәм Тольятти шәһәреннән 47 гариза кергән. 

Суүткәргечләр төзү һәм ремонтлау, шулай ук балалар өчен ишегалды мәйданчыклары урнаштыру буенча проектлар аеруча да кирәкле булган.

2026 елда Лениногорскида бу ике юнәлеш буенча 4 инициатива гамәлгә ашырылачак. Су белән бәйле проблемалар Урмышлы авыл җирлегенең Бохар авылында һәм Тимәштә хәл ителәчәк. 

Яңа уен комплекслары Зәй-Каратай авылында  һәм «Юбилейный» паркында барлыкка киләчәк.

 

Сергей Трусов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев