Тимәш мәктәбе укытучылары күңелләрендә игелек йөртә
Безнең Тимәш мәктәбендә балаларга үз һөнәрен яратып башкаручы укытучылар белем бирә.
Һәркайсы тәҗрибәле, укучыларның яраткан укытучылары.
Бүгенге сүзем минем белән бергәләшеп хезмәт куючы, Тимәш мәктәбе директорының урынбасарлары Рамилә Чулпан кызы Фәрхетдинова һәм Рәсимә Фуат кызы Хәйрова турында булыр. Моның сәбәбе дә бар: җәйнең иң нурлы, иң ямьле вакыты - июнь аенда алар икесе дә күркәм юбилейларын каршылыйлар.
Бу гүзәл затлар – белем һәм тәрбия дөньясына хезмәт итүче, үз эшләрен яратып башкаручы шәхесләр. Кешелеклелек, тыйнаклык, җаваплылык, һөнәри осталык – аларның төп сыйфатлары.
Рамилә Фәрхетдинова укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Үзенең туган мәктәбендә белем алып, аңа тугры калган, бүгенге көндә дә җаваплы хезмәтен үтәп, мәктәп тормышының төп юнәлешләрен бергә алып баручы, укыту эшчәнлеген нәтиҗәле оештыручы, укытучылар һәм укучылар өчен зирәк киңәшче булып тора.
Рамилә Чулпан кызы – төгәллекне, яңалыкка омтылышны яратучы, заман белән бергә атлаучы зирәк белгеч. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән укучылар төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнашалар, муниципаль, республика дәрәҗәсендә призлы урыннарны яулыйлар. Ул – укучы күңеленә юл таба белә, укытучылар коллективында олы ихтирамга лаек ханым.
Рамилә Чулпан кызы һәр уку елында “Ел укытучысы” бәйгесенә әзерләгәндә методик ярдәм күрсәтүче дә. Ул әзерләгән мөгаллимәләр һәрдаим бәйгеләрдә җиңеп, муницпаль, зона, республика күләмендә призлы урыннар алалар. Җитәкче генә түгел, ул – уңган хуҗабикә, Аяз белән Наилгә кайгыртучан әни, ире Илдарга мәрхәмәтле тормыш иптәше дә. Аның кул җылысыннан өй түрендә дә, эш урынында да җылылык бөркелә.
Рәсимә Хәйрова милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып хезмәт куя. Рәсимә Фуат кызы – милләтенә тугры, телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә зур эшләр башкаручы педагог. Кечкенәдән укытучы хезмәтенә тартылган, оештыру сәләтенә ия булган мөгәллимәнең эчтәлекле чаралары, милли бәйрәмнәре укучылар күңелендә тирән эз калдыра.
Ул — милли тәрбия өлкәсендә эзләнүчән, иҗади карашлы, сабыр холыклы белгеч. Белем йортыбызда төрле милләт балалары белем ала, Рәсимә Фуат кызы мәктәптә укучы һәр баланың дәүләт теле – татар телен камил белүләре буенча даими эш алып бара, телебезне саклау өчен юнәлешле хезмәт башкара. Телебезне саклауга, милләттәшләребезнең мирасын барлауга багышланган төрле конференцияләрне оста оештыручы да.
Безнең Тимәш мәктәбендә узучы “Габдерәхим Утыз Имәни укулары” фәнни-гамәли конференциянең уңышлы үтүендә аның өлеше зур. Ул укучыларны “Татар егете”, “Татар кызы” республика бәйгеләренә әзерли, укучылар катнашып, һәрвакыт мактауга лаек булалар. Коллективта тыйнаклыгы, киңәшчелеге белән ихтирам казана. Ул шулай ук уңган хуҗабикә, өч улы – Руслан, Рафаэль, Ринат өчен терәк, ире Радис өчен – ышанычлы тормыш юлдашы.
Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезнең кебек тынгысыз, изге күңелле затлар белән бергә эшләү – зур горурлык .
Резедә Солтанова, Тимәш мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев