Тимер юлдагы диверсия өчен Лениногорскиның өч яшүсмере суд каршына басачак
Кыңгыр эш ачыкланган.
Өч яшүсмер терактта, диверсиядә, террорчылык эшчәнлегенә, шулай ук диверсия эшчәнлегенә ярдәм итүдә гаепләнеп суд каршына басачак. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә.
Ачыкланганча, яшьләр җинаятьче кушуы буенча һәм аңардан Интернет буенча түкъдимнәр алып, 2025 елның августында Лениногорск янындагы тимер юл участогына ут төртәләр. Төгәлрәге, яшүсмерләр поездлар хәрәкәтен тәэмин итә торган җиһазларга ут төрткәннәр.
Полиция хезмәткәрләре һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Ачыкланганча, куратор аларга диверсия өчен 24 мең сум вәгъдә иткән. Акчаны алар барыбер ала алмаганнар. Яшүсмерләр сак астына алынган.
Тикшерүчеләр җинаять заказчыларын эзли. Җинаять эше судка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев