Тиздән аерылачак та, минеке генә булачак....
Гөлнәзирәнең чат саен гайбәтен саталар. Ә аңа барыбер. «Чын-чынлап аның белән генә бәхетле булдым мин, ихлас мәхәббәтнең ни икәнен аның белән генә аңладым», - ди үзеннән егерме биш яшькә олырак, өйләнгән ир-ат турында яшь хатын.
Мәхәббәтме бу, акча кирәк булганга, балаларын аякка бастыру өчен шундый адымга баруымы?
Гөлнәзирә ире белән озак яшәмәде. «Эчте. Кул күтәрде, беркайда эшләмәде. Ә инде балаларны да кыйный башлагач, түзмәдем, аннан качу ягын карадым», - дип искә ала ул. Хәзер аралашмыйлар да икән. Сигез яшьлек улы белән өч яшьлек кызы да аңа «әти» дип тә әйтмиләр. Уңышсыз никахтан соң Гөлнәзирә гаилә корырга тырышып карады, тик... Үзенә начар исем генә алды - себерке, сөйрәлчек...
Гөлнәзирә белән озак сөйләшеп утырдык. Әллә ул оста актриса, әллә үзем беркатлы, әмма мин аны начар күңелле, кем очрады шуның белән ятакка аварга әзер хатын дип әйтмәс идем. Әтисе яшендәге кеше белән чынлап та бәхетле тоелды ул миңа.
«Хафизны мин очраклы рәвештә генә күрдем. Абыем аның кулы астында эшли иде. Күрдем дә оныттым. Ә ул миңа күз салган. Сорашкан, белешкән. Үзе әйтүенчә, шул бер күрүдән оныта алмаган. Очрашуга чакырды. Беренче көннәрдә аның өйләнгән икәнен белмәдем мин. Белгәндә соң иде инде. Ияләнгән идек, яратыша идек. Ул мине эшкә урнаштырды. Балаларга матур киемнәр алып кидерде. Беренче тапкыр кеше төсле концертка да аның белән бардым мин. Тәүге чәчәкләрне дә ул бүләк итте. Аның белән үземне чын хатын-кыз итеп тойдым. Егерме биш яшь аерманы сизмим дә. Ул бик ягымлы, акыллы. Балаларга үрнәк әти», - дип горурланып сөйли Гөлнәзирә. «Ләкин син сөяркә ролендә генә. Барыбер хатыны янына кайтып китә бит инде ул», - дим. «Тиздән аерылачак та, минеке генә булачак. Синсез яши алмыйм дип, минем өчен үлеп тора бит ул», - ди Гөлнәзирә.
Ә Хафиз абый Сабан туемы, туган көнме - кеше арасына хатынын ияртеп чыга. Үз хәләл җефете дә яшь шул әле аның, икенчегә авырлы да ди бугай.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев