ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең элеккеге бүлек башлыгына ришвәт өчен 5,5 ел колония яный

Хөкем карары.

Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең лицензияләү бүлеге экс-җитәкчесе Илдар Хузин ришвәт алуда гаепле дип табылды. Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итә.

Майдан ноябрьгә кадәр ул ике фирма директорына 857 мең сум акча — алкоголь сатуга лицензия биргән өчен алган.

Суд Хузинга 5,5 ел кырыс режим һәм 8 млн сум штраф билгеләде. Аны шулай ук дәүләт органнарында вазифа биләү хокукыннан мәхрүм иттеләр һәм ришвәтнең бөтен суммасын конфискацияләү карарын чыгардылар. Хөкем әлегә үз көченә кермәгән.

Татар информ


Нет комментариев