ТР Гидрометеоүзәге март аенда Татарстанда кар эриме-юкмы икәнен сөйләде
Районнар буенча вәзгыять төрлечә.
Мартта Татарстанда кар тулысынча эреп бетмәячәк. Фаразлар буенча, республиканың күпчелек өлешендә кар апрельнең икенче декадасында гына эриячәк. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
"Көндез кар капламы кими, төнлә кар эрү тоткарлана. Һава торышының мондый булуы кар катламының акрынлап салмак эрүенә ярдәм итәчәк. Шуңа күрә март дәвамында ул һичшиксез эреп бетмәячәк", - дип билгеләп үтте ул.
"Республикада кар бетүнең уртача даталары 9 апрельдән 17 апрельгә кадәр барырга мөмкин. Иң иртә дата мартның икенче декадасына туры килә, ә иң соңгысы – май ахырына. Узган еллар статистикасы буенча, бервакыт бу 24 майда булган», – диде Феликс Гоголь.
Шул ук вакытта районнар буенча вәзгыять төрлечә: әгәр көнчыгышта (мәсәлән, Азнакай районында) кырларда кар юк диярлек икән, Казанда, Арча һәм Яшел Үзән районнарында кар запасы һаман да шактый.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев