Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы күлен аккошлар үз иткән

Аккош – бик нәзәкәтле кош.

Әлеге горур кошлар үзләренә иң матур, иң җимле, иң яхшы урыннарны гына сайлыйлар, диләр. Түбән Чыршылы авылы уртасындагы күлдә салмак кына аккошлар йөзеп йөрүен фотога төшереп җибәрделәр.

Җәй аенда берәү генә килгән булган, хәзер исә алар парлап йөзәләр. Шушы көннәрдә аккошлар хәтта өчәү бергә дә йөзгәннәр.

Аккошларның моңарчы да Түбән Чыршылыда күренгәне булган. Авылда Куак суы тирәсендәге күлдә оя корып, бала да чыгарганнар икән.

Авыл халкы шушы аккошларга карап соклана, фотоларга төшерәләр. Күлгә ямь кертте, тынычлык алып килсен, диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев