Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллин 3 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында кала

Чаллы шәһәр суды Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны кулга алу вакытын озайтты

 Ул ким дигәндә 3 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта, гаепләнүче һәм аның адвокатлары иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган йомшаграк чик кую чарасын билгеләүне сорады.

Искәртеп үтәбез, Рамил Муллинны Түбән Камага махсус хәрби операциягә контрактниклар җыярга ярдәм иткән рекрутерларга түләүләр белән бәйле махинацияләрдә гаеплиләр. Тикшерү башланганда урланган сумма, тикшерүчеләр версиясе буенча, 30 миллион сум тәшкил иткән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев