Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны җәйгә кадәр СИЗОда калдырдылар
Карарны Яр Чаллы суды кабул итте.
Яр Чаллы суды тикшерү комитетыннан Түбән Кама районының элеккеге башлыгы Рамил Муллинны сак астында тотуны озайту турындагы үтенечне карады.
Элеккеге җитәкче үзе судта тикшерү барган арада СИЗО камерасыннан өй аресты сораган. Тик менә аның дәлилләре алай ук ышандырырлык түгел дип санаганнардыр. Муллин 3 июньгә кадәр сак астында калачак.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Каманың элеккеге башлыгы мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Сүз дистәләгән миллион сум турында бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев