Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ирен армиягә алган очракта балалы гаиләгә нинди пособие түләүләре турында Социаль фонд аңлата

Лениногорск Социаль фонд белгечләре шәһәр һәм район халкының пенсия һәм пособиеләр турындагы актуаль сорауларына җавап бирә.

-    Хәрби хезмәткә чакырылучының баласына ай саен пособие түләнә, аңа баланың әнисе, опекуны яки аны караган туганы хокуклы. Пособие баланың туган көненнән, әмма әтисе хәрби хезмәтне башлаган көннән иртәрәк түләнми. Балага 3 яшькә тулгач, әтисе чакырылыш буенча хәрби хезмәтне тәмамлаган көннән соң түләү туктатыла.

Түләүне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яисә МФЦда гариза бирергә кирәк. Документлар да кирәгәчәк, болар:

- бала туу турында таныклык;
- ата кешенең хәрби хезмәткә чакыру турында хәрби комиссариатта бирелә торган белешмәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев