Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар «Әбием сандыгы«нда фольклор кичәдә катнашты (+фотолар)

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә «Әбием сандыгы» исемле фольклор кичә узды.

Аны Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина үткәрде. Анда гимназиянең 3"А" һәм 4 «А» сыйныфы укучылары катнашты. 

Укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли киемнәре белән танышты. Аларны иң кызыксындарганы — сандык иде, әлбәттә. Аның эчендә нәрсәләр бар иде соң? 

Укучыларга сандыкта ниләр барын Фәридә Әхмәтшина сөйләде һәм күрсәтте. Мәсәлән, кулъяулык, чиккән сөлге, түбәтәйләр, читек һәм башкалар. 

Сандык эчендә ниләр барын күрсәтеп кенә калмадылар, укучылар белән бергә "Яулык салыш«ны уйнадылар. Кемдер икенче төрле ул уенны «Яшерәм яулык» дип тә йөртә. Чабата турында сөйләгәч, «Чабата» уены да читтә калмады. 

Кичә барышында, шулай ук, укучылар мәкальләрне дә искә төшереп, табышмакларга да җавап бирде. Алар өчен мөнәҗәтләр, бәетләр, татар халык җырларыннан торган китаплардан «Халкыбызның күңел бизәкләре» күргәзмәсе дә оештырылды. 

Гимназиянең «Энҗе бөртекләре» түгәрәгенә йөрүче укучылар «Кое янында» фольклор күренешен дә күрсәтте. 

«Әбием сандыгы» фольклор кичәсе кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Соңыннан сандык һәм кое янында истәлеккә фотога да төште укучылар.

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев