Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар керәшен халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышты (+фотолар)

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә 4 «А» сыйныф укучылары керәшен халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, милли киемнәре белән танышты.

Әлеге чара «Халык китабы фестивале» гранты кысаларында үткәрелде. 

 Балалар китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Галимова гимназия укучыларына шәһәребезнең Федотовка авылында керәшен халкы яшәвен генә әйтеп калмады, ә аларның милли киеме, яратып әзерләгән ризыгы, милли нәкышлары (орнамент), бәйрәмнәре белән дә таныштырып, милли уеннарын да уйнатты. 

Лениногорск районы Федотовка авылында керәшен халкы яши. 2000 елларда авылның талантлы ир-ат һәм хатын-кызларын берләштергән «Аланлык» ансамбле барлыкка килә. Алар керәшен халкының милли җырларын башкарып халык күңелен бик тиз яулап ала. Шулай ук, авыл талантлы кешеләргә дә бик бай. Мәсәлән, шагыйрь Гәрәй Рәхим. Ул Татарстан Республикасының халык шагыйре исеменә лаек. Кызганыч, Гәрәй Рәхим 2021 елда 80 яшендә вафат була. Ләкин аны балалар да, олы яшьтәге абый-апалар да онытмый. Талантлы шагыйрьне оныту мөмкин дә түгел. 

Бүгенге көндә керәшен халкы арасында гына түгел, ә халык мәхәббәтен яулаган тагын бер талантлы шагыйрә, композитор, җырчы, «Болгар радиосы» премиясе иясе, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты Людмила Аланлы турында да әйтеп үтте Ләйсән Галимова. 

Укучылар Гәрәй Рәхимнең «Тимер торна» китабыннан шигырьләр укып кына калмады, керәшен халкының милли киемнәре, милли ризыклары турында видео карады һәм милли орнаментлары төшерелгән пазлларны да төзеде. Өстәлгә төзеп куелган китап күргәзмәсе белән дә танышты. 

Керәшеннәрнең милли бәйрәмнәре — "Питрау", «Качману», «Раштуа» һәм башка бәйрәмнәрнең ничек узуы белән дә танышты укучылар. Мәсәлән, "Сукыр тәкә"не (жмурки) дә уйнап алды. Балалар бик теләп катнашты бу уенда. Мондый төр күңелле чара белән 45 минут вакыт үтүе сизелми дә калды.

Шәһәребездә һәм районда күпмилләтле халык яши. Аларның милли гореф-гадәтләрен, традицияләрен халыкның күпчелек өлеше белми. Һәм  Балалар китапханә хезмәткәрләре үткәргән әлеге чаралар ярдәмендә без аны беләбез. Бер-беребезнең милләтен хөрмәт итеп яшәргә өйрәнәбез. 

Сүз уңаеннан, 24 гыйнвар көнне Балалар китапханәсенә «Аланлык» ансамбле килә, алар үз милләтләре турында сөйләячәк, уеннар уйнатачак һәм башкалар. 28 гыйнвар көнне китапханә хезмәткәрләре керәшен милли орнаменты ясау буенча мастер-класс та үткәрә. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев