Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучыларның хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иттеләр

Документта билгеләп үтелгәнчә.

Дәүләт думасы депутатлары укытучы хезмәт хакының база ставкасын кимендә ике минималь хезмәт түләве дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Документта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә эшләүче педагогларның хезмәт хакы  педагогик йөкләнеш нормасын (педагогик сәгатьләр) үтәгән очракта, Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән минималь хезмәт түләвенең икеләтә күләменнән дә түбәнрәк була алмый.

Депутатлар фикеренчә, бүгенге ставка укытучыларга лаеклы хезмәт хакын тәэмин итми. Шуңа күрә педагоглар артык йөкләнеш алырга мәҗбүр, бу исә профессиональ «януга» һәм профессиядән китүгә китерә.

 

https://magarif-uku.ru

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев