Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылында Карга боткасы бәйрәмен ботка пешереп, самавыр кайнатып, җырлап-биеп уздырдылар

Урдалы мәдәният йорты каршында Карга боткасы бәйрәме үтте.


"Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар", - дип яза мәдәният йорты үзенең социаль челтәрендә.

Урдалы авылында да бәйрәм алдыннан балалар урамнар буенча узып, өйләргә кереп, бәйрәмгә кешеләрне чакырганнар, йомырка җыйганнар, авыл халкы аларга мулдан ризык биргән.

Бәйрәм көнне мәдәният йорты каршында балалар чыгышы, такмак әйтешү,  театральләштерелгән тамаша булды. Шулай ук төрле уеннар, җыр-биюләр үткән. Самавырда чәй кайнатып, тәмле боткадан авыз итеп, коймаклар белән чәй эчкәннәр.

 

фотолар: https://vk.com/ysdk1969?w=wall714165093_237%2Fall

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X