Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үрнәк авылында тәрбиягә алынган гаиләне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар

“Актив озак яшәү” проекты активистлары һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре белән берлектә Үрнәк авылындагы гаиләдә булды.

Биредә тәрбиягә алынган гаиләдә ирле-хатынлы Искәндәр белән Рәисә гомер итә, дип хәбәр итә Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге.

Очрашу барышында иң беренче Искәндәр Габбасовичны якынлашып килүче – 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Искәндәр абый кунаклар белән армия елларын, солдат хатирәләрен бүлеште. Ул Куйбышев өлкәсендә, хәрби аэродром территориясендә хезмәт иткән. Армиядә 3 ел булган. Ул әле дә солдат альбомын кадерләп саклый, андагы фотографияләрдәге солдатларны искә алды.

Шулай ук гаилә тормышыннан кызыклы мәгълүматларны да кунакларга сөйләгән. Искәндәр Габбасович армия хезмәтенә китәр алдыннан Рәисә Госмановна белән тормыш корып җибәрә. Хатыны Рәисә ханым ире армиядә чакта аның әти-әнисе белән яшәгән, йорттагы хуҗалыкта эшләгән. Алар менә 62 ел бергә гомер итәләр.

Социаль хезмәткәрләр һәм проект активистлары аларга тыныч, озын гомер, сәламәтлек теләде.

 

фото: "Исток-Башлангыч"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев