Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәдә якташыбыз Гөлсинә Савганованың «Күңелемнең серле мәлләре» китабын тәкъдим иттеләр

Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә шигъри кичә үтте.

Якташ шагыйрә, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөлсинә Савганованың “Күңелемнең серле мәлләре” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

Гөлсинә ханымның әлеге китабы - беренчесе. Китапка 99 шигыре кергән.  Зәй – Каратай авылында туып-үскән шагыйрә  шигырьләр, әкиятләр язуны мәктәп елларыннан башлый.

Гөлсинә Савганова мәдәният-сәнгатьтә, иҗатта кайнап яши.   Менә ун еллап – Әлмәт язучылар бүлеге каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсе әгъзасы, “Сүнмәс йөрәкләр” ветераннар хоры җитәкчесе.

“Күңелемнең серле мәлләре”  шигырьләр җыентыгындагы иҗат җимешләре туган авылы, аның гүзәл табигате, инеш - чишмәләренә багышланган.

Әдәби-мәдәни чарада 11нче гимназия укучылары, укытучылары, әдәбият сөючеләр, “Чишмә” иҗат берләшмәсе вәкилләре катнашты. Гөлсинә ханым үзе, чарага килгән гимназия укучылары аның яңа китабыннан шигырьләр укыды. Шулай ук укучылар сораулар бирде.

Китап тәкъдим итү кичәсе җыр-моң белән тыгыз үрелеп барды. Алсу Нуретдинова, Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова җырлар башкардылар.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев