Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәдә «Канат сыдыру өмәсе» үткәрелде (+фотолар + видео)

Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Канат сыдыру өмәсе» үткәрелде.

Татар халкының, әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда булган күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган.

Элек кичке уеннар, «Аулак өйләр», «Нәүрүз» һәм башка бәйрәмнәре үткәреп килгәннәр. Йолалар да булган. Аларның берсе — «Каз өмәсе». Аңа бәйләнешле тагын бер йола — ул «Канат сыдыру өмәсе». 

Кирлегәч авылының «Ихлас» фольклор ансамбле "Канат сыдыру өмәсе«н бик матур оештырып, төрле уеннар уйнатты. 

Үзәк китапханәгә әлеге чараны карарга килүчеләр, алар арасында олы яшьтәге әби-бабайлар бу йоланың ничек уздырылуын искә төшерде. Ә мәктәп укучылары йоланың ничек үткәрелгәнен күреп, «Җебегән», «Түгәрәк» һәм башка уеннарда теләп катнашты.

Кич утыруда «Ихлас» фольклор ансамбле «Йөзек салыш» уенын да күрсәтте. Уен җырга, биюгә, табышмакларга бай булды. 

Китапханәдә үткәрелгән әлеге чарада олы яшьтәге әби-бабаларыбыз үзләренең яшьлек елларына кайтып килгәндер, мөгаен. Мәктәп укучылары өчен дә мондый чаралар үткәрелү безнең татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын тирәнтен белергә, күрергә һәм онытмаска мөмкинлек бирә.

Рамия Гарифуллина фтолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев