Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Халисә Ширмән: Минем шигърияттәге амплуа – сагышлы хатын-кыз

Минем яшьтә хыяллар белән яшәү фарыз түгел инде, максат куеп яшәргә кирәк.

Безнең якташыбыз, Зәй-Каратай авылында туып-үскән, КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, шагыйрә, сценарийлар авторы Халисә Хатыйп кызы Ширмән белән  «Интертат» сайтында әңгәмә тәкъдим ителә. Сезгә дә шушы әңгәмәнең бер өлешен тәкъдим итәбез.

 Халисә Ширмән (Кузьмина) фильмнарга сценарийлар яза, шигырьләр иҗат итә. 

«Минем шигърияттәге амплуа – сагышлы хатын-кыз. Тормышта һәрвакыт авызы ерык, юктан да рәхәтләнеп көлә ала торган кеше булсам да, үзәк өзгеч сары сагыш тулган шигырьләр языла. Кечкенәдән. Нигә икәнен белмим дә, аңлата да алмыйм. Димәк, өстәгеләргә (күктәгеләргә) шулай кирәк. Аннан соң, шундый бер үзенчәлек бар: һәркем үзен бердәнбер дип саный, һәм ул кичергән хисләр дә бары аныкы гына, башка кеше мондый хисләрне кабатлый алмый дип уйлый. Ә чынлыкта без барыбыз да – кешеләр, бездә бер үк төрле хисләр, еш кына бер үк төрле уйлар, хәтта гамәлләр... Һәм шуңа күрә «Халисә, минем турында язгансың бит» дигән кайтавазларны еш ишетәм.

Минем яшьтә хыяллар белән яшәү фарыз түгел инде, максат куеп яшәргә кирәк, әмма шигырьләрдә хыял-өмет җитәрлек... Яшәгән саен яшисе килә! Бу дөньяның матурлыгына ‒ тыныч илаһи таңнарга, төннең тирәнлегенә, кичке серле кояш баешларына сокланып, дөньядагы бар кешеләргә тынычлык һәм иминлек, бәхетле гомер, җитәкчеләргә зирәклек теләп, һәр яңа көнгә куанып яшисе килә. Яшәүдән, кеше гомереннән дә зуррак кыйммәт юк бу дөньяда», – ди ул.

- Телевизор экраннарына чыккан һәм бик тә популярлашкан сериаллар сез иҗат иткән чәчмә әсәрләргә нигезләнеп төшерелгән. Сценарий язу үзе бер осталыкны таләп итә. Еш кына сез күз алдына китереп язган чәчмә әсәр бөтенләй үзгәртелеп, башкача төшерелергә мөмкин. Үзгәртүләр керткән очракта риза буласызмы, әллә «минемчә булсын» дип, таләп иткән чаклар да булгалыймы?

Бу телефильмнарның режиссеры – Нурания апа Җамали. Мин аның һөнәри осталыгына ышанам, шуңа күрә «Бу җире ошамый, теге җире ошамый» дип, гауга чыгарып йөргәнем булмады. Мәсәлән, «Кайда син?» телефильмының ахыры башка төрле иде, әмма Нурания апа аны үзенчә үзгәртте. Мин карышмадым. Ышану – бик четерекле нәрсә, мин аны болай күз алдына китерәм: артыңда басып торган кешенең сине тотып калуына ышанып, борылып карамыйча, артка авасың. Ул сине я тота, я ‒ юк. Әмма син тотып калуына, аның көченә, мөмкинлегенә ышанасың. Мин Нурания апага ышанам.

- Бу сорау ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма барысына да вакыт ничек табасыз? Бүгенге көндә сез үзегезнең эшегездән канәгатьме?

Берәм-берәм календарьны ертам –

Үтәләр дә көннәр, үтәләр...

Кыштырдавык кәгазьләргә салып,

Гомеремне алып китәләр...

Кыштыр-кыштыр кыштырдыйлар, әллә

Кәгазь белән язмыш бәйләнгән?

Кәгазьләрдә – хисләр...

Кәгазьләрдә – тормыш...

Мин үзем дә

Ак кәгазьгә гүя әйләнгән...

Шул кәгазьгә һәркөн хисләр төшә,

Кулъязмалар − тормыш көзгесе.

Кемгәдер ул бары бер әкият,

Ә кемгәдер − яшәү өлгесе...

...Беркөн дөнья мине бөтереп алыр,

Һәм почмакка атар бөгәрләп.

Шуңа кадәр «Мин яшәдем!» дигән

Узган көнне ертам берәмләп...

Вакытым җитми шул. Эшлисе генә түгел, яшисе дә килә бит. Бигрәк тә яшь барган саен, вакытның кадерен белә башлыйсың. Кайчандыр ел бик озак уза иде, ә хәзер күз йомганчы уза да китә, язны да, көзне дә күрмичә калам кебек. «Элек ничек өлгердем икән» дип, үз-үземә шаккатам, югыйсә, 2 кечкенә бала белән аспирантурада укыдым, диссертация якладым, инде университетта 30 ел эшлим. Эшемне яратам, теләсә кайсы эштә вак-төяк кәгазь кыямәте була инде ул, әмма бар нәрсә дә уза. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укытучылар коллективы бик теләктәш, мин канәгать.

 

https://intertat.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев