Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һаман алдану.Пенсионер ханым мошенникларга 100 мең сумнан артык акчасын тапшырган

Казанда пенсионер ханым мошенникларның корбаны була. Оныгының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүенә ышанып, өлкән яшьтәге хатын җинаятьчеләргә 100 мең сумнан артык акча биргән.

16 сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына билгесез хатын шалтырата. Хатын-кыз елавын ишеткәч, ханым оныгы шалтырата дип уйлый. Җинаятьче юл-транспорт һәлакәтенә эләктем, ярдәм кирәк, дип сөйли. Аннан соң сөйләшүгә үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше кушыла.

Аферист юл-транспорт һәлакәте турында сөйли һәм хәлне җайга салу өчен бер миллион сум тирәсе акча җыярга кирәклеген билгеләп үтә. Зыян күрүче андый акчасы юклыгын әйтә һәм 130 мең сум акча бирергә тәкъдим итә. Мошенниклар ризалаша, һәм берникадәр вакыттан соң хатын үз акчаларын өенә килгән курьерга тапшыра. 

Күпмедер вакыттан соң ул оныгына шалтыратырга була. Аның белән барысы да тәртиптә булуын белгәч, зыян күрүче аферистлар корбаны булуын аңлый. 

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. «Мәскәү» полиция бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. 

https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-pensioner-xanym-mosenniklarga-100-men-sumnan-artyk-akcasyn-tapsyrgan-5860361

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев