Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хастаханә режимын бозган өчен суд лениногорскилыны ирекле булмаган тәртиптә туберкулездан дәвалануга җибәрде

Суд лениногорскилыны өчен ирекле булмаган тәртиптә туберкулездан дәвалануга җибәрде.

Лениногорск суды шәһәр прокурорының гражданин К.га карата административ дәгъва буенча административ эшне карады.

Суд материалларыннан билгеле булганча, гражданин К. Лениногорск туберкулезга каршы диспансерда исәптә торган. Берничә мәртәбә стационар дәвалану үткән, тик хастаханә режимын бозган өчен аны хастаханәдән чыгарганнар. Аннары ул табибка кабул итүгә дә килмәгән, күренмәгән дә, дәвалануны да алмаган.

Медицина документлары буенча К.ның үпкә авыруы тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра. Прокурор медицина учреждениесенең баш табибы мөрәҗәгате буенча гражданин К.ны Лениногорск туберкулезга каршы диспансерга иреклк булмаган рәвештә хастаханәгә салу турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.

Административ эш буенча билгеләнгән хәлләрне исәпкә алып, прокурор таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелгән.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев