Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкына бүген, 30 октябрьдә билгеләп үтелә торган сәяси Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Бу «хәтер» сүзе конкрет эчтәлек белән тула торган көн: исемнәр, даталар, язмышлар, алар безне искә төшерергә генә түгел, ә үткәнгә игътибарлы һәм гадел карарга мәҗбүр итә», – дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры.
«Күп еллар дәвамында галим-тарихчылар, архивистлар һәм эзләүчеләр вакыйгаларның куркыныч хроникасын торгызды. Бу эшнең нәтиҗәсе - Татарстан Республикасы Хәтер китабының 28 томы. Аларның битләрендә 54 727 якташыбыз – гаделсезлек белән очрашкан, якыннарын югалткан, кимсетүләр һәм югалтуларга дучар булган кешеләрнең тулы бер буыны мәңгелеккә калды», – дип искәртте ул.
«Хәтер көнендә бөтен республикада истәлекле акцияләр һәм матәм чаралары уза. Без лагерьлардан һәм сөргеннәрдән әйләнеп кайтмаганнар алдында баш иябез, исән калганнарга һәм туган җиргә мәхәббәтен һәм кешеләргә ышанычын саклап кала алганнарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез», - дип өстәде Фазлыева.
«Безнең уртак әхлакый бурычыбыз – үткәндәге фаҗига беркайчан да кабатланмасын өчен тарихи дөреслекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру. Хөрмәтле ветераннарга һәм шул еллар турында күңелләрендә истәлек йөртүчеләргә нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим», – дип йомгаклады вице-премьер.
Нет комментариев