Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәтерне начарайтучы әйберләр

Кайчак шулай да була: сез кирәкле телефон номерын, кемнәрнеңдер исемен, урам исемнәрен искә төшерә алмый аптырыйсыз.

 Бу хәл еш күзәтелсә, сагаерга һәм яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Моңа яшь кенә гаепле түгел, кирәкмәгән гадәтләр дә үзенекен эшли.

Хроник йокысызлык

Баш мие мәгълүматны йокы вакытында эшкәртә һәм ныгытып куя, бу аеруча тирән йокы фазасында күзәтелә. Йокы туймау даимигә әйләнсә, хәтер «югала» башлый. Имтиханга әзерләнеп яки отчетлар әзерләп төн буе йокысыз төннәр үткәрү яки, киресенчә, чамадан тыш озак йоклау хәтергә зыян сала. Гарвард университеты галимнәре бер төркем хатын-кызларны күзәткән. Тәүлегенә 9 сәгать һәм аннан да күбрәк яки 6 сәгать һәм аннан да азрак йоклаучыларның баллары 7-8 сәгать йоклаучыларныкыннан түбәнрәк булган. 

Нәрсә эшләргә?

    Режимны саклагыз. Йокларга яту һәм йокыдан тору вакыты көн саен бер үк төрле булсын.
    Йокларга 1 сәгать кала гаджетларны алып куегыз.

Стресслар

Стресс гормоны картизол нейроннар белән бәйләнешне җимерә. «Кыска вакытлы» стресс организм өчен үзенә күрә бер драйв әле: «җыелырга», тизрәк уйларга, тизрәк хәл итәргә этәрә. Хроник стресс вакытында боларның нәкъ киресе күзәтелә. Бертуктаусыз өелгән эш, кичерешләр, борчылулар хәтер өчен җаваплы гиппокамп күзәнәкләре җимерелүгә китерә. Күп нәрсәләрне онытасың, таркауга әйләнәсең, концентрацияне югалтасың.

Нәрсә эшләргә?

    Медитация.
    Физик активлык.
    Һавада йөрү.

Күп эшләрне колачлау

Без бөтенесен берьюлы эшләргә күнеккән: сериал карый-карый килгән хәбәрләргә җавап та язабыз, лекция тыңлый-тыңлый яңалыклар лентасын да актарабыз. Нәтиҗәдә, баш мие мәгълүматны тиешенчә эшкәртеп бетерә алмый: ул хәтер иләгеннән каядыр «оча». Нейрогалимнәр фикеренчә, бер мәсьәләне хәл итә башлап, икенчесенә күчү эшнең нәтиҗәлелеген киметә, хәтерне начарайта.

Нәрсә эшләргә?

    Фокусны бер эшкә генә юнәлтергә кирәк.
    Игътибарны читкә бора торган факторлардан арыныгыз.
    Таймер куегыз. Мәсәлән, 25 минут эш, 5 минут ял. 

Физик хәрәкәт булмау

Балачакта ук көнне иртәнге гимнастикадан башларга өйрәтәләр. Бу файдалы гадәт организмны чыныктырып, ныгытып кына калмый, хәтерне дә яхшырта икән. Аэробика күнегүләре үсү гормоны синтезына булыша, ул баш мие эшчәнлеген дә арттыра.  Атнага өч-биш тапкыр 45 әр минут фитнес белән шөгыльләнеп яхшы нәтиҗәләргә ирешерсез. Физик активлык баш миендәге кан йөрешен яхшырта, яңа нейрон бәйләнешләргә юл ача. «Бераз арыдым гына», – дисезме? Ми эшчәнлеген шул сүлпәнләндерә дә инде.

Нәрсә эшләргә?

    Марафонда йөгерергә димәгән. Һавада йөрегез.
    Иртән күнегүләр ясагыз.
    Тиз-тиз атлап йөрү дә хәтерне һәм игътибарны яхшырта.

 

 https://bavly-tat.ru/news/kish/xaterne-nacaraitucy-aiberlar

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев