Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылы кышның аянычлы нәтиҗәләре: синоптиклар бакчачыларны нәрсә көтүен аңлаткан

Быелгы аномаль җылы кыш бакчачылар өчен “баш авыртуга” әйләнергә мөмкин.

Гадәттәге суыкларның булмавы, һава торышының “уйнавы”, үсемлекләрнең биологик үсеш циклларына йогынты ясап, җәен көтелмәгән хәлләргә җирлек әзерләп куйган. 

Белгечләр фикеренчә, быелгы бакча сезоны бакчачылардан аеруча зур игътибар һәм тырышлык таләп итәчәк. Әйтик, кышның бик җылы килүе аркасында үсемлекләр гадәттәгедән алданрак уяна башлаган. Кинәт салкынайтса, чәчәк бөреләренә һәм яшь үсентеләргә зыян киләчәк, дигән сүз. 

Шул рәвешле алмагач, груша, чия, шулай ук җиләкләрнең “язмышы” – кыл өстендә. Җылы кыш күп кенә корткычларны һәм чир таратучы микроорганизмнарны “үлемнән” саклап калган. 

Монысы да сезон башлангач ук аларның котырынуына китерергә мөмкин. Димәк, үсентеләрне алардан коткарып калу өчен төрле препаратларны ешрак кулланырга туры киләчәк. 

Синоптиклар фаразына караганда, җәй көйсезрәк киләчәк. Корылык чоры көчле яңгырлар чоры белән алышынып торачак. Бу исә туфракның әледән-әле нык кибеп яки артык дымланып торуына китерәчәк.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/04/167309/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев