ЗАГС бүлегендә быелның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде
ҖӘМГЫЯТЬ

ЗАГС бүлегендә быелның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде

7 мартта Лениногорск ЗАГС бүлегендә игезәк балалар тууы теркәлде.


Руслан һәм Альбина Сәүбановлар гаиләсе ишәйде. Алар гаиләсендә игезәкләр туды. Кыз һәм малай. Малайга Кәрим, кызга Камилә дип исем кушканнар.

Әлеге сабыйлар  - быелның икенче пар игезәкләре, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.

ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле әти-әнигә туу турында таныклыклар тапшырды.
 

 

фото: https://ru.freepik.com/


Нет комментариев