Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай мәктәбенең хөрмәткә ия педагог-ветераны Халидә апа Әхмәтшина 90 яшен тутырды

Ул бүген кадер-хөрмәттә яши.

Халидә апа озак еллар авыл мәктәбендә укыткан.

Бик күп чыгарылышларны олы тормыш юлына үгет-нәсыйхәтләре белән озаткан. Үз хезмәтен яратып башкарган, төпле белем алсыннар да кеше булсыннар дип, һәрбер укучысын үз баласыдай күреп, белем биргән. Укучылары бүген дә аны онытмый, әле менә 90 яшьлек юбилеена да укучылары котларга дип килгәннәр. Хәзер алар үзләре дә өлкән яшьтәге апалар инде.

Халидә апа бүгенге көндә килене Айсылу тәрбиясендә яши. Айсылу ханым кайнанасына карата игътибар-хөрмәт күрсәтеп, аны тәрбияли, башта кайтып-китеп кенә йөрегән, хәзерге вакытта исә Халидә апа янында тора. Ялларда оныклар да яраткан әбиләре янына кайтып, хәл белешә.

Халидә Әхмәтшинаны 90 яше белән котларга дип, Зәй-Каратай мәктәбе директоры Ләйсә Әхмәтова, профком рәисе Резидә Камалетдинова һәм педагог-ветераннар советы рәисе Алсу Гарипова барган.

“Халидә Әхмәтшина –  киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, балаларга төпле белем бирүче, тынгысыз, укытучылар арасында зур абруй казанган ул. Без аңа озын гомер, гел шулай кадерлебулып, игелекләр күреп, хәерле гомер итүен телибез”, - дигән теләкләр җиткерә мәктәп коллективы.

 

фото: мәктәп сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев