Заманча Мэри Поппинс нинди була?
Бала караучы һөнәре заман таләбеме? Аңа ихтыяҗ бармы?
Бала каручы хакы: иң арзаны һәм иң кыйммәте
Игъланнар сайтына кереп карагач, бала караучы, тәрбияче хезмәтенең никадәр киң таралган булуына инандым. Хәтта сайланып утырырга мөмкинлек тә бар. Мисал өчен, мин карап чыккан игъланнар арасында иң яшь няняга нибары – 16, ә иң өлкәненә – 58 яшь иде. Әлбәттә, бала караучы һөнәрен күбрәк хаты-кызлар үз итә. Шулай да ир-атлар арасында да бу эшкә алынучылар бар икән.
Бәягә килгәндә, юрганыңа карап аягыңны сузасың инде. Бер сәгатькә няня чакырткан очракта ким дигәндә 250 сум әзерләп торырга кирәк. Тулаем алганда бәяләр 400-500 сум тирәсендә әйләнә. Хезмәтен кыйммәтрәк бәяләгән кешеләр дә бар. Бала караучыга бәя төрлелеге аның никадәр күп функция башкаруына да бәйле. Әйтик, бала караучы сабыегызны үз өендә караса, бәя арзанрак. Беренчедән, өйдән чыгып китәсе юк: үз балаларың белән бергә карарга була. Икенчедән, кеше йортында карау өстәмә җаваплылык инде ул. Кеше берәр әйберсен югалтып таба алмаса, гаепне сиңа сылтап куярга да мөмкин. Булмас димә, дөнья бу.
Әгәр бала караучының машинасы бар икән, әлбәттә, бәя кыйммәтрәк булачак, чөнки тимер атлы няняларга өстәмә эш тә йөкләп була. Мәсәлән, баланы түгәрәккә илтергә, алып кайтырга. Машиналы бала караучылар бер сәгать өчен ким дигәндә 800 сум ала.
Балага ашарга әзерләү, киемнәрен юу һәм башка өй эшләрен дә башкарырга кирәк икән, күңелегезне иркен тотып, тагын кесә бушатырга әзерләнегез. Игъланнар сайтында иң кыйммәтле няня – бер сәгать өчен 3 мең сум ала.
Рамилә Хәйретдинова, җырчы-алып баручы, 3 бала әнисе: Әминә белән Салаватны үстергәндә бала караучы алмадым. Хәзер исә, чит төбәкләрдә дә мәҗлесләрне күп үткәрәбез, шуңа күрә төпчек улыбызга бала караучы кирәк булды. Эшләмәгән көнне баланы үзем карыйм, билгеле. Ә чараларга барганда үзебез белән улыбызны һәм няняны алабыз. Салават белән Әминә кечкенә чакта безгә әти-әниләр бик ярдәм итте. Балаларны алар белән калдыра идек. Ул вакытта әни дә яшьрәк иде. Балалар җәйге ялларын авылда үткәрделәр. Шимбә-якшәмбе балаларны Рамилнең әнисе карап тора иде. Барысын да зур рәхмәт! Әти-әниләр дә олыгая, безнең дә мөмкинлегебез бар, шуңа күрә соңгы арада аларга балаларны калдырганым юк. Мөхәммәтәминне әби-бабайларына калдыра алмыйм, чөнки аны күкрәк сөте белән имезәм. Бала караучы кешебез безнең өчен чит-ят кеше түгел. Без дүрт ел таныш, ул мәдрәсәдә укыта иде. Хезмәт хакын гадел түлибез. Һәркемнең хезмәте бәяләнергә тиеш. Дөреслек дуслыкны бозмый.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев