Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зилә Вәлиева: Җәмәгать күзәтү үзәкләре Россия Президенты сайлауларында җитди өлеш кертә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Президенты сайлаулары вакытында җәмәгать күзәтү үзәкләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

«Сайлауларда төп критерийлар бар: сайлаучыларның барлык хокукларын үтәү, сайлауларны үткәрүнең үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм легитимлык. Мондый үзәкләр – сайлау нәтиҗәләренә абсолют ышаныч мәсьәләсен хәл итә. Институт буларак, җәмәгать күзәтү үзәкләре җитди өлеш кертә дип саныйм. Соңгы еллардагы социологик сораштырулар да моны раслый, нәкъ менә шушы эш форматы сайлауларга ышанычны арттырды», — дип сөйләде журналистларга Зилә Вәлиева.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды. Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.

  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев