Әлмәтле сөяркәсен кыйнап үтерә
Әлмәт шәһәр суды әлмәтлене 7 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Фаҗигә 8 Март урамындагы йортларның берсендә була. Хөкем ителүченең сүзләре буенча кәеф-сафа корып утырган вакытта сөяркәсе аны сүгеп түбәнсетә. Алар талашып китә һәм ул берничә тапкыр хатынның башына суга. Каты җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә хатын-кыз идәнгә егыла. Ләкин бераздан үз хәленә кайтып, кабат өстәл артына утыра.
Икенче көнне иртән ир-ат сөяркәсенең гырылдавын ишетеп аны уятырга тотына. Хатынны аңын югалткан хәлдә хастаханәгә илтәләр. Башы каты җәрәхәтләнү сәбәпле, ул хастаханәдә җан биргән.
Әлмәт таңнары
tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев