Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Федотовка авылы хәрби операциядәгеләр өчен токмач кисеп җибәрде

Федотовка авылы гуманитар ярдәмне озаткалап тора.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә Федотовка авылы апалары хәрби операциядәге ир-егетләргә токмач кисеп, бәйрәм күчтәнәче әзерләделәр.

Моңарчы Федотовка авылының МХО өчен гуманитар ярдәм җибәргәннәре бар иде. Ә менә токмач кисү эшен беренче тапкыр гына башкарулары.

“Өй токмачы кисү – безнең көндәлек эшебезнең бер төре, шуңа, барыбыз да бик тырышып бу эшкә керештек. Токмач кисү эшен мәдәният йортында эшләдек. Ике көн дәвамында башкардык бу эшне. 150ләп йомыркадан камыр җәеп, кисеп, токмачны киптереп, эшен тәмамладык. Клубка 7-8 хатын-кыз килде. Федотовка авылы халкы һәрвакытта да ярдәмгә әзер һәм безнең бердәмлегебез, егетләребезгә көч һәм рух бирер”, - ди мәдәният йортыннан Людмила Афанасьева.

Моннан тыш өч гаилә өйләрендә дә токмач кискән. Бер йорттан апалы-сеңелле 30 йомыркадан, ә калган ике йорттагылар 10ар йомыркадан камыр җәеп, токмач кискәннәр.

Барысын  пластик тартмаларга салып, төргәкләгәннәр. Шулай ук токмач янына тәм-том: сгущенка, конфет, печенье ише азык-төлек продуктлары да куйганнар. Аларны халык та китергән, финанс ярдәмен авыл хуҗалыгы предприятиесе күрсәткән. Шушы акчага тәм-том алганнар.

Гуманитар ярдәмне Лениногорскига волонтерлык штабына тапшырганнар.

 

фотолар: мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев