Яңа Иштирәк авылы мәдәният йорты авыл клубындагы музейны бергәләп яңарту һәм тулыландыру өчен зур акция игълан итте.
Яңа Иштирәк мәдәният йорты музее үз ишекләрен яңа форматта ачарга әзерләнә. Музейны тагын да бай, матур һәм кызыклы итү өчен халык ярдәме дә кирәк. Өйдә сакланучы иске, сирәк очрый торган (раритет) экспонатлар барысы да музейда лаеклы урын алачак.
Нәрсәләр кабул ителә:
- Иске көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары
- Милли киемнәр, чиккән сөлгеләр
- Иске хатлар, фоторәсемнәр
- Музыкаль инструментлар һәм башка истәлекләр
Үткәннәрне саклауга өлеш кертергә теләүчеләрне экспонатлар белән мәдәният йортында көтеп калалар.
фото: редакция архивыннан
Нет комментариев