Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Сережкинодан Александр Ванюков үз авылының мәдәнияте, үз милләте белән горурлана

Безнең район талантлы һәм оста кешеләргә бай.

Яңа Сережкино авылында агачны уеп ясау буенча оста – Александр Ванюков яши. Күптән түгел Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов район белән танышып йөргәндә, Александр Ванюковның остаханәсендә булды. Аның эшләре Марат Нил улында соклану хисләре тудырган.

Александр Ванюков балачактан агачны уеп бизәкләр төшерү белән шөгыльләнә, моңа укытучысы – Виталий Львов үрнәк булып торган. Аның тәэсире зур булды, ди.

Александр үзенең эшләрен юкәдән ясавын, аны сатып алуын, агачны уеп бизәк төшерү өчен 5-6 сәгать вакыт киткәнен сөйләгән.

Ул бүгенге көндә Яңа Сережкино мәдәният йортында укучы балалар өчен түгәрәк алып бара. Аның мастер-классларына тирә-як районнар да килә икән.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев