Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Иске Шөгердәге спорт мәйданчыгында авыл апалары да шөгыльләнә

Спорт – яшәү рәвеше.

Иске Шөгер авылында спорт җайланмалары белән бергә заманча мәйданчык бар. Узган ел “Татнефть” компаниясенең 75 еллыгы уңаеннан актив яшәү рәвеше һәм сәламәт тормыш алып бару өчен урам тренажерлары булган спорт мәйданчыгы урнаштырылды. 

Авылда спорт мәйданчыгында балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Әйтик, сәламәтлек көнендә бер төркем апалар урам тренажерларында шөгыльләнгән. Шулай ук балачакны искә төшереп, вышибалы да уйнап алганнар, кыршау (обруч) да әйләндергәннәр. 

Авылда шундый заманча мәйданчык булу зур куаныч. Мәйданчык буш тормасын, балалар килеп уйнасыннар, шөгыльләнсеннәр. Олыларга да аякларны “яздырыр” өчен яхшы урын. 


Фото: Иске Шөгер мәдәният йорты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев