Югары Чыршылы авылында Чик буе сакчыларына һәйкәл төзелә
Югары Чыршылы зур булмаган авыл.
Түбән Чыршылы авыл җирлегенә караучы Югары Чыршылы авылында чик буе сакчылары хөрмәтенә һәйкәл төзү эше бара.
Әлеге һәйкәл авылның актив кешесе Әкъдәс Вафин инициативасы буенча эшләнелә.
Һәйкәлгә нигез салынган. Таш утыртылган. Батырлыкны данлаучы урын булып торыр.
Һәйкәлне ачу тантанасы 28 майга – Чик буе сакчылары көненә билгеләнгән.
Югары Чыршылы авылында тырыш, уңган халык яши. Узган ел авылның 300 еллыгын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев