Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Керкәле авылы Сабан туенда яңа никахлашкан яшь парлар һәм яңа туган бәбиләрнең әти-әниләрен котладылар

Яраткан бәйрәм.

Керкәле авылында узган милли бәйрәмгә кунак буларак, МХОда катнашучы егетләр һәм аларның якыннары, Бөек Ватан сугышының сугыш һәм тыл ветераннары, күпьеллык традиция буенча яңа никахлашкан яшь парлар һәм яңа туган балаларның әти-әниләре чакырылды, дип хәбәр итә авыл мәдәният йорты.

Бәйрәмне "Равил" мәчете вәкиле Нәсыйх абый бәйрәм белән котлап, теләкләр теләп,  азан укып ачып җибәрде.

Лениногорск шәһәре администрация вәкиле Сергей Семенов  һәм Керкәле авылы жирлеге башлыгы Ленар Бигманов килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар.

Сабан туйны алып баручылар һәм җырчы артистлар бик матур тандемда эшләп, барлык кунакларга бәйрәм кәефе тудырдылар, милли колорит һәм күңелгә ятышлы онытылмас чыгышлар бүләк иттеләр.

Сабантуйда капчык киеп йөгерү, салам капчыклары белән көрәшү, көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, гер ыргыту уеннары булды.

Беренче көрәш балалар һәм яшүсмерләр арасында узды.  Аннары өлкәннәр арасында ярышлар башланды. Гайсамов Кирам чираттагы тапкыр Сабантуйның абсолют батыры булды. Ул бүләккә бирелгән тәкәне җилкәсенә күтәреп,  мәйдан буйлап горур йөреп чыкты.

Кирам тәкәне, аның белән беренче урын өчен лаеклы көрәшкән, тик, кызганыч,  көрәшкәндә аягын сындырган Мифтахов Робертка бүләк иткән. Роберт тизрәк терелсен.  Ә Гайсамов Кирамның игелекле гамәле дөрес.

Тәҗрибәле көрәшчеләр  белән беррәттән, күптән түгел генә 18 яшь тулса да, лаеклы көндәшлек күрсәткән Гарифуллин Адель дә үзен лаеклы күрсәтте.

Бәйрәм 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Кунаклар өчен сәүдә рәтләре эшләде, шулай ук бәйрәмнең традицион ризыкларына әверелгән шашлык һәм пылау да тәкъдим ителде.

Сабантуйны оештыручыларга һәм катнашучыларга кунакчыллык өчен рәхмәт, – дип язалар Керкәледән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керкәле Сабантуй Керкәле авылы Сабан туе