Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Керкәле авылында зурлап ифтар ашы уздырылды

Ифтар ашы 23 мартта үткән.

Бу хакта Керкәле авыл башлыгы Ленар Бигманов социаль челтәрдә хәбәр итә.

“Керкәле авылы мәктәбе бинасында зурлап ифтар ашы уздырылды. Һәр елны мәктәптә ифтар ашын уздыру яхшы традициягә әйләнде. Бу юлы безнең авыл мәчетләренең вәкилләреннән тыш, Лениногорск мәчете вәкилләре дә килде.

Ифтар –  Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе. Ифтар ашын оештыруда финанс ярдәм күрсәткән һәрбер битараф булмаган авылдашларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез.

Өстәл әзерләргә азык-төлек белән булышучыларга рәхмәт:
-Галимов Наиль (сарык ите)
-Гыйләҗев Дамир (яшь тана ите, тавык ите)
-Шарапов Зәкәрия һәм Дания гаиләсе белән, Нуртдинов Равиль һәм Асия гаиләсе бәрәңге һәм ит белән булыштылар
-Ахметзянова Алсу, Гарифуллина Рәшидә, Галимова Лилия кул токмачы кисеп алып килделәр.

Шундый мул өстәл әзерләгән кызларыбызга да бик зур рәхмәт: Гатауллина Роза, Нигматуллина Розалия, Кашапова Венера, Гарифуллина Гөлнара, Бигманова Айгөл.

Мәктәп директоры Гыйләҗев Әкрәм Гата улына мәктәп ашханәсендә ифтар ашын уздырырга рөхсәт иткәне өчен аерым рәхмәт белдерәбез.

Авыз ачарга килгән һәрбер кунагыбызга, мәхәллә кешеләренә, шулай зурлап күчтәнәчләр алып килеп, ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.

Барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыйк!” - дип язган авыл башлыгы Ленар Бигманов.

 

https://vk.com/karkalisp?w=wall-130072297_1018

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев