Куакбаш авыл җирлегендә узган җыенда җирле җитештерүчеләрнең продукциясе, кул эшләре тәкъдим ителде (+фотолар)
Авыл җирлекләрендә җыеннар бара.
Куакбаш авыл җирлегендә узган җыенда 2024 елда авылда ниләр эшләнүе хакында сөйләштеләр, бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова чыгыш ясады. Аннары 2025 елга максатлар билгеләделәр.
Авыл урамнарын ремонтлау мәсьәләсен уртага салып сөйләштеләр.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдагы җитештерүчеләрнең продукциясеннән, кул эшләреннән ярминкә-күргәзмә оештырган иде. Авыл җирлгендә уңган халык яши. Алар тәм-том да ясый, сөт продукцияләрен җитештерә. Кул эшләре дә искиткеч осталык белән башкарылган. Авылның уңган халкы мул өстәлләр тәкъдим итте.
Җыенга килгән Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Иванова да бу эшләргә соклануын белдерде.
Җыенда оешма һәм хезмәт вәкилләре халыктан булган сорауларга җавап бирделәр.
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев