Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш мәктәбенең өч укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Куакбаш мәктәбенең 9нчы сыйныфын өч укучы: бер кыз һәм ике егет тәмамлады.

Аларны котларга авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, депутат Илдар Яфаров, Мәгариф идарасеннән Елена Братенькина, яшьләр эшләре, спорт идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар, укучылар, әти-әниләр килде.

Котлаулар сүз белән генә түгел, баянда, гитарада уйнап та башкарылды. 1нче сыйныфлар шигырь әзерләгән иде.

Ә вальс биегәндә, биюче егетнең икенчесенә пар җитмәү сәбәпле, 9нчы сыйныф җитәкчесе Зөлфирә Мансурова вальс башкарды.

Бәйрәм бик матур, истә калырлык итеп үтте. Укучыларга уңышлар телибез.

Ильмира Шакирова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X