Мичурин авылы китапханәсеннән китаплар укучылар янына үзләре «килә»
Әнә шундый эш алымы да кулланырга туры килә китапханәчеләргә.
Авыл китапханәчесе үз укучыларын биш бармагыдай белә. Кайберәүләр китаплар укырга бик ярата, әмма сәламәтлекләренә бәйле рәвештә яки олы яшьтә булу сәбәпле, китапханәгә килә алмый.
“Мондый очракта мин алар янына китаплар, журналлар алып, үзем китәм. Китап укучылар янына барып, хәл-әхвәлләрен сорашсаң да, аларның күңелләре булып китә. Китаплар турында сөйләп алам. Яисә менә бу журналда кызыклы язмалар бар дип, билгеләп калдырам”, - дип сөйли Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова.
Мичурин авылы зур түгел, нигездә анда олылар яши. Роза Гафиятуллина – китап укырга яратучылардан. Әле күптән түгел генә Асия Зайнакова янында булган китапханәче. “Маруся апа да көтеп тора торгандыр, аның янына барачакмын. Зөлфә Искәндәровнага шулай ук китаплар калдырам. Ул күренекле авторларның әсәрләрен, шулай ук яңа яза башлаган авторларны да укырга ярата”, - ди Сания Вахитова.
Китапханәче әйтүенчә, китап укучылар янына баргач, психолог та булырга туры килә. Кешенең төрле чагы булырга мөмкин. Яхшы сүзләр белән кәефен күтәреп җибәрәсең, киңәшләр дә җиткерәсең, ди Сания апа. Кайчакта аңа кешенең күңел халәтенә туры килә торган китапны аерым тәкъдим итәргә туры килә. Кайвакытта китап яки журналдан өзек тә укып ала.
“СВОда уллары хезмәт иткән әниләргә Зифа Кадыйрова китапларын тәкъдим итәм”, - ди.
“Китап укучылар янына һәрбер баруым җылылык һәм ихласлык белән тулы иде. Мин алар өчен дөнья белән кызыксынуны дәвам итү, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алу мөмкинлеге булуның никадәр мөһим булуын сиздем. Мондый мизгелләрдә синең эшеңнең гаять зур әһәмияткә ия булуын һәм кешеләргә файда китерүен аңлыйсың”, - ди китапханәче Сания Вахитова.
фото: С.Вахитовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев