Мичурин авылында мәдәният йорты һәм китапханәгә яңа сулыш керде (+ фотолар)
Мичурин авылында җәй айлары дәвамында эшләр башкарылды, әле дә дәвам итә.
Авылда төзекләндерү эшләре башкарылгач, бик яхшы күренеш. Димәк, тормыш шартларын яхшыртуга битараф түгелләр.
Мичурин җирлегендә берничә милләт дус-тату булып яши торган авылда 2005 елдан авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында булган Рәмзия Иванованың авыл үсеше өчен керткән өлеше бихисап. Әнә Мичурин авылы мәдәният йорты ничек яктырып, башка төсмер алды. Мәдәният йорты һәм китапханә бер бинада, шунлыктан икесендә тәрәзәләр алмаштырылган.
Үзәккә үткән салкын бина да җылынып китәчәк, җылыту системасы буенча эшләр эшләнелгән, яңа торбалар куйганнар. Шулай ук утлар-лампалар да өр-яңалар, гөлт итеп янып тора.
«Китапханә – минем өчен икенче өй кебек. Хәзер ремонт эшләреннән соң балкып тора. Клубыбыз да үзгәреп китте. Күптән түгел идәннәрен дә буяп чыктык. Икесенә дә халык килеп торганлыктан, аларга да матур булып торачак, безгә дә эшләргә рәхәт», - ди китапханәче Сания Вахитова.
Мичурин авылы клубының эчке яклары эшләнелгәч, тышкы ягы гына калмасын инде дип, анысын агарту өчен Самара ягыннан спонсорлар табып ясаткан Рәмзия Әхтәмовна.
Мичурин җирлегенә Яңа Сережкино да керә. Монда шулай ук клуб һәм китапханәдә тәрәзәләр алмаштырылды. Клуб белән мәктәпнең түбәсеннән су үтеп, шактый җәфалаган инде. Хәзер менә түбәләрне алыштыру эше бара. Шул ук вакытта Рәмзия Әхтәмовна мәдәният йортының ут линияләрен алыштыру буенча финанс ягын хәл итеп йөрү юлында.
Үзара салым акчасы хисабына авыл урамнарына вак таш салу эше башкарыла. “Ничә елдан бирле менә юллар ясыйбыз, ә еллык эш планына әле һаман урамнарга вак таш салу эше кертелә”, - ди Рәмзия ханым. Бер карасаң, авыл да зур кебек түгел, ә һәр ел урамнар вак таш салуны көтә.
Авыл эчендә баганаларда утлар балкып торуы да шунда яшәүчеләр өчен кирәкле, мөһим. Авыл башлыгы әле тагын Мичуринга – 5, Яңа Сережкинога 10 яктырткычка заявка биргән.
Фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев