Мөэмин-Каратай авылы зиратында өмә узды (+фотолар)
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Мөэмин-Каратай авылы зиратында өмә узды (+фотолар)

Зират - изге урын.

Зиратларыбызда чисталык, тәртип булу кирәк. Мөэмин-Каратай авылы изге эшкә чыкты. 
Авыл халкы ярдәме белән корыган агачлар, кипкән үләннәр җыештырылды, чүпләрне дә чистарттылар. Авыл халкы техникасы һәм эш кораллары белән килеп, изге эштә катнашты.

“Ял көне булуга карамастан, бер хәбәр итү белән бик күп авылдаш ярдәмгә килде. Вакытларын, техникаларын кызганмаган авылдашларга рәхмәт. Алда тагын өмәләр булачак, һәрвакыттагыча, бердәм булып, изге эштән читтә калмаслар”, - дип хәбәр итте Мөэмин-Каратай авыл башлыгы Әнисә Ханнанова. 

 

 


Нет комментариев