Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайлылар Иске яңа ел кичәсен күңелле үткәрде (+ фотолар)

13 гыйнвар - Искечә яңа ел.

Бу көнне Мөэмин-Каратай мәдәният йортында яңа ел рухы сизелеп торды. Чыршылы, Кыш бабайлы, әкият геройлары, уеннар белән узган тамаша тылсым мохите, күтәренке кәфе бүләк итте.

Мәдәният йортының фойесында үткәрелгән тамашада чыршы тирәли әйлән-бәйлән булды. Авыл артистлары гармун моңнары тараттты, җырлар башкардылар. Инсценировка да күрсәтелде.

2025нче ел имин узсын, дөньялар тынычлансын дип, халык бәйрәм кичәсеннән таралышты.

 

фотолар: мәдәният йортыннан

  • XV гасыр ахырына кадәр славян халыклары да, төркиләр дә ел башын 22 мартта - төн белән көн тигезләшкән вакытта билгеләгән. 1492 елдан башлап чиркәү кануннары нигезендә христианнар Яңа елны 1 сентябрьда бәйрәм итә башлый, ә башка дин тотучылар исә моңа буйсынмый. 1699 елның 15нче декабрендә Петр I тарафыннан кабул ителгән указ нигезендә Русия халкы тулаем Юлиан календарена күчерелә. Яңа елны да декабрь ахыры - гыйнвар башында каршылый башлыйлар.
  • Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елда большевиклар Европа һәм Русия календарьларын тәңгәлләштерер өчен илне Григориан календарена күчерә, нәтиҗәдә вакыт исәбе 13 көнгә алга сикереш ясый. Шулай итеп, ике гасырдан артык иске стиль белән яшәгәндә күнегелгән Яңа ел көне яңа стиль белән 14 гыйнварга күчә. Ул рәсми рәвештә бәйрәм ителмәсә дә, халык аны, Иске Яңа ел дип атап, ике мәртәбә - беренче һәм унөченче гыйнварда билгели башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев