Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Районыбызның Ивановка авылында күләмле эшләр бара

Авыл җирлегендә эшләр үткәрелү ул – авылның яшәешен күрсәтүче билге.

Ивановка авыл җирлегендә быел масштаблы эшләр уздырыла. Беренчесе: Лениногорск-Михайловка-Ивановка автоюлында капиталь ремонт үткәрелә. Әлеге ремонт “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча эшләнелә. Участокның озынлыгы 4,2 километр тәшкил итә. Узган ел Ивановкада 2 километр озынлыктагы юл ремонтланган иде. 

 “Юллар салу – безнең өчен бик шатлыклы күренеш. Юл төзүчеләр  иртәдән кичкә кадәр эшлиләр”, - ди Ивановка авыл җирлеге башлыгы Алина Бодряева. 

Юл ремонтлауны октябрь аенда төгәлләргә планлаштыралар. Моннан тыш Ивановка авылында канализация системасының яңа челтәрен төзү эше тулы куәттә бара. Ул авылның Юность урамында төзелә. 

Подрядчылар агынты суларны җыю өчен сыешлыклар (емкость) куеп калдырган. Проект нигезендә клуб, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты, ФАП, балалар бакчасы һәм почта бүлекчәсе урнашкан мәдәният йорты бинасына канализация системасы китерелгән. 

“Яраксыз хәлгә килгән канализация челтәрләрен алыштыру эшләренә бик уңай карыйбыз. Бу чыннан да безнең авылда тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә торган мөһим адым. Иске торбалар еш кына  проблемалар тудырды. Яңа торбалар сузу шушы мәсьәләләрне хәл итәр дип өметләнәбез”, - ди авыл башлыгы. 
Ивановка авылы мәктәбендә капиталь ремонт эше турында газетыбызның узган саннарының берсендә язган идек. 


Белешмә.
Ивановка авыл җирлегенә биш авыл керә: Ивановка, Аккүл, Михайловка, Марьяновка. Биредә җиде йөз илледән артык кеше яши. Узган ел Медведкада яңа обелиск ачылды. 

 

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев