Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабиккол артистлары хатын-кыз образын тулы итеп бар яктан ача алдылар (+ фотолар)

Тамашачылар Сарабиккол халык театры тәкъдим иткән спектакльне карап, рухи байлык туплап кайтып китте. “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле – “Алтын битлек” халык театрының чираттагы уңышы иде.


Күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре – төрле еллар өчен дә актуаль булып кала.

Сарабиккол халык театры тамашачыны театр тормышыннан мәхрүм итми, сәхнә әсәрләре белән шатландыра. Узган ел Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” комедиясен сәхнәләштергәннәр иде. Быел менә “Әниләр һәм бәбиләр” 2 пәрдәлек драмасын тәкъдим иттеләр. Спектакльнең режиссёры – Раушания Мортазина.  Әлбәттә, спектакльнең уңышлы килеп чыгуы режиссерга бәйле.

“Артистларым әйбәт, тырышлар, образга кереп уйныйлар. “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленә ай ярымлап әзерләндек, репетицияләргә йөрдек. Драма әсәренең барлык сүзләрен яттан тулысынча өйрәндек. Сүзләрне ятламыйча, ничек спектакль уйнарга була инде. Бездә андый хилафлыклар юк”, - ди Раушания ханым.

Спектакль артистларына килгәндә, элек уйнаучылары да, яңа гына рольгә алынучылары да бар. Роза Мусина, Асия Латыпова, Гүзәл Латыпова, Азалия Латыпова, Миләүшә Хәкимова өчен әлеге спектакль дебют булды. Беренче тапкыр гына уйнасалар да, каушауларын сиздермичә, рольдә уйнаган образларның хис-кичерешләрен ачып бирә алганнар.
Алардан тыш, тамашачы хәтерендә башка рольләре белән истә калган артистлар, инде сәхнә тәмен белгән артистлар: Айсылу Садриева, Гөлия Хәмитова, Гөлназ Мостафина, Гөлнара Саримова, Раушания Муртазина – әлеге спектакльдә уйнады. Гөлнара ханым белән Раушания ханым – хәзер бик озак еллардан бирле театр тормышында.

 Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Адельшина артистларга тамашачы күңеленә ак юл салганнары өчен рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында, 31 мартта укый аласыз.

фотолар: мәдәният йортыннан

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев