Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сарабиккол авылы мәдәният йортында балалар өчен күңелле яңа ел тамашасы үтте

“Яшел чыршы бизәнеп безгә кунакка килде” дип исемләнгән тамаша һәр бала күңелендә могҗизага ышаныч тудырды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашаның сценариен дә балаларга ошасын дип ныклап уйлап төзегәннәр.

Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килде, Убырлы, Шүрәле каяндыр, урман ягыннан килеп керде дә, кичәне тагын да кызыклы итте. Уенлы-җырлы-биюле тамаша балаларга яңа ел кәефе бүләк итте, көлдерде дә.

Әлбәттә, татлы күчтәнәчсез булмый: әлеге авылның  аграр хуҗалыгы директоры Диана Равилевна балаларны бүләксез калдырмады.

 

фотолар: мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев