Сарабиккол авылы мәдәният йортында Тукай әсәрләре нигезендә яңача сәхнә әсәре күрсәтелде (+фотолар)
Сарабиккол авылы мәдәният йорты үз эшчәнлегенә яңалык кертеп, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үзенчәлекле чара үткәрде.
Яңалык нидә соң? Беренчедән, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әкиятләренә нигезләнеп, “Су анасы артыннан” дигән көлкеле сәхнә әсәрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Сәхнә әсәренең режиссеры – Гөлназ Фәйзуллова.
Сәхнә әсәре нигезендә – Г.Тукайның берничә әсәре: “Гали белән Кәҗә”, “Су анасы”, “Кызыклы шәкерт”, “Шүрәле” кебек, бар халыкка таныш шигырьләре-әкиятләре алынган. Әлеге әсәрләрдәге геройлар белән яңача куелыштагы тамашаны карау бәхетенә ирешкән килгән тамашачылар.
- Бүгенге көндә элек язылган әсәрләрне яңача куелышта күрсәтү – мәдәният тармагында кулланыла торган алым. Яңача куелышта төрле буын бергә уйнады. Мәсәлән, без куйган сәхнә әсәрендә катнашкан артистлардан иң кечкенәсенә – 11 яшь булса, иң өлкәненә, Роза апага – 74 яшь иде. Заманча сәхнә әсәре булгач, балаларның да катнашасы килде, бу аларга да кызык иде. Шулай итеп, буыннар бердәмлеге дә сизелде, - ди режиссер Гөлназ Фәйзуллова.
Сәхнә әсәренә костюмнарның барысын да үзләре эшләгәннәр, ясаганнар. Китапханәче Миләүшә Хәкимова да бу юнәлештә ярдәм иткән.
Әкият-тамаша күрсәтү барышында, артистларны бераз ял иттерү, ә тамашачының игътибарын сәхнәдә тоту максатыннан, авыл халкына тагын да күңеллерәк булсын дигән нияттән, бу чарада Кирлегәч, Урмышлы авыллары мәдәният хезмәткәрләре дә чакырылган булган. Монысы шулай ук кертелгән яңалык һәм бу үзенчәлекле эш алымы булып тора.
“Күрше авылларның килүе – безнең чараны тагын да ямьләндерде. Без танылган гармунчылардан матур көйләр, мәдәният хезмәткәрләреннән җырлар ишеттек. Киләчәктә дә шулай берләшеп, чаралар үткәрергә була”, - ди Гөлназ.
Әлбәттә, Сарабикколның үзешчән артистлары да җырлар башкарган. Ә мәктәп укучылары Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек тәкъдим иткән.
Соңыннан исә бергәләп, “Туган тел”не җырлаганнар.
фотолар: Сарабиккол мәдәният йортыннан







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев