Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгер халык театры Яңа Иштирәкне спектакль белән сөендерде (+фотолар)

Шөгер халык театры Шамил Фәрхетдиновның “Сандугачым-былбылым” дип исемләнгән ике пәрдәле комедиясен Яңа Иштирәк мәдәният йортында тәкъдим итте.

Искә төшерик: күптән түгел Шөгер халык театры әлеге тамашаны Шөгер мәдәният йортында куйды.

Яңа Иштирәктә театр сөюче дуслар шактый җыелган. Тамашачылар спектакльне  яратып караганнар һәм алкышларын кызганмаганнар.  Шөгер халык театры мәдәният  йорты хезмәткәрләренә һәм барлык тамашачыларга да рәхмәтен җиткерә.

Яңа Иштирәктән Газинур Гилязов яза: “Матур уйнадылар артист апаларыбыз, абыйларыбыз. Ышандырылык итеп уйнадылар. Музыкаль бизәлеше дә матур иде. Гармун белән уйнап тере тавыш белән жырлаулары бик яхшы килеп чыкты.  Бик матур кич бүләк иттегез. Артистларыбызга бик зур рәхмәтебезне житкерәбез! Унышлар телим сезгә! Шулай тагын килегез, көтәбез!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев