Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы авылында быелга билгеләнгән эшләрдән: Мидхәт чишмәсен, күперне төзекләндерү (авыл җыеныннан репортаж)

Бу хакта Сугышлы мәдәният йортында узган җыенда авыл башлыгы Альбина Зиатдинова сөйләде.

Узган елда авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Сугышлы авыл җирлегенә Юлтимер дә керә. Ике авылда да балалар мәйданчыгы ясалган, Юлтимердә – үзара салым акчасына төзелсә, Сугышлыда авыл җирлекләрен төзекләндерү программасы нигезендә.

“Программаның шарты буенча 30% эшне без спонсорлар, йә үзебезнең көч белән белән эшләргә тиеш идек. Ярдәмгә Сугышлы карьеры килде. Аларга бик зур рәхмәт. Бюджет хезмәткәрләре белән эшләрне кул көче белән эшләп чыктык”, - ди авыл башлыгы. Сугышлы клубы, китапханә, сельсовет, мәктәп хезмәткәрләренә рәхмәтен әйтте һәм хыялы белән уртаклашты: бу мәйданчык янына универсаль  спорт мәйданчыгы ясап, шул тирәдә парк та төзеп куясы килә. Ул парк махсус хәрби операциягә багышланып, мемориал такталар белән ясарга дип күзаллый Альбина Петровна. Башкарырлар, булдыра торганнар, бердәм булып яшиләр бит монда.

Узган елларда Сугышлы авылында зират коймаларын янарту эшен башладылар.  Әле эш тәмамланмаган.  “Җәй буе актив катнашып, авылдашлар, кайткан кунаклар ярдәм итте. Бары сезнең физик, матди ярдәм белән эшләп чыктык бу эшләрне”, - ди Альбина Зиатдинова.

Юлтимер авылындагы зиратны агачлардан чистартып бетерә алганнар, ә Сугышлыда эшлисе күп әле, ди. Биек, зур булып үскән агачларны кисәр өчен үзара салым акчасын да кулланмыйча булмас.

Бу уңайдан авыл башлыгының фикер-тәкъдиме дә бар: авылларда авария тудыручы агачлар бик күп, алар ава да, куркыныч та. Авыл җирлеге көче белән генә башкару мөмкин түгел, чыгымлы эш. Республика дәрәҗәсендә берәр программа уйлап чыгарсалар яхшы булыр иде, ди.

Сугышлы һәм Юлтимер авылы халкы үзара салым җыюда актив катнаша. Үткән ел бу программа белән Сугышлыда су линияләре яңартыла башлаган, Юлтимердә, алда язганымча, балалар мәйданчыгы ясалган. 2025 елда җыелачак үзара салым акчалары  урам утларын төзекләндерү,  авыл юлларын тигезләү,   кардан чистарту, зур  агачларны кисүгә, Сугышлы авылындагы Насосный урамында күпергә ремонт ясауга, Юлтимер авылында “Мидхәт” чишмәсен чистартып ясауга тотылачак. Димәк, бик кирәкле эшләр, хәзер авыл халкыннан тизрәк җыю эше – беренче планда.

 Узган ел Юлтимер авылына керә торган региональ юл реконструкцияләнде. Моны авыл халкы бик күптән көткән. “Юл ясалу белән күп кенә проблемалар чишелде, элек авылга таксилар, ашыгыч ярдәм машиналары, товар китерүче машиналар бик зур авырлык белән килә иде. Район, республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт”, – диде авыл башлыгы үз чыгышында.

Авыл мәдәният йорты кайнап тора, ел дәвамында авылдашлар белән төрле чаралар үткәрәләр, шулай ук мәчетләрдә дә ашлар уздырыла, берничә ел инде Сугышлы мәчетендә дини-әхлакый лагерь оештырыла.

Авыл халкы илдә барган хәлләргә дә битараф түгел, җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшлиләр. “Шулкадәр күп маскировка челтәрләре сездән - авылдашлардан башка булмас иде. Кул көче түгәләр, матди ярдәм итәләр авылдашлар.  Җыелган матди ярдәмгә без материаллар юллап, челтәрләр һәм гуманитар ярдәм, күчтәнәчләр җибәреп торабыз. Бүгенге көндә челтәр, шәмнәр ясауны дәвам итәбез”, - ди Альбина Зиатдинова.

 

  • Сугышлы һәм Юлтимердә 408 хуҗалыкта 843 кеше яши. Узган ел 2 бала туа, 15 кеше вафат. 511 – эшкә яраклы кеше,  280 пенсионер бар. 28 бала – Тимәш мәктәбендә, 4 бала – Сугышлы мәктәбендә. Балалар бакчасында – 5 бала. Ике авылда – 2 ФАП, 2 мәдәният йорты, почта, 2 китапханә, өч кибет, 3 товар кайтару урыны, 2 мәчет бар.


Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 31 гыйнвар санында укый аласыз

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев