Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы һәм Юлтимер авылы халкы югары патриотлык үрнәге күрсәтә

Маскировка челтәре үрүне янәдән башладылар.

“Без хәрбиләребезгә теләп булышабыз. Без керткән өлеш җиңүгә таба бер адым булыр. Безнең солдатлар – һәрберебез күңеленә якын, һәрберсе өчен борчылып торабыз”, - ди Сугышлы һәм Юлтимер авылы халкы.

Чыннан да, алар буш сүзләр генә сөйләми, ә чынбарлыктагы эшләре белән дәлилләп күрсәтә. Сугышлы һәм Юлтимер  авылы халкы узган ел махсус хәрби операция зонасы өчен бик күп маскировка челтәре үрде. Көз аенда янәдән шушы эшне башлап җибәрделәр.

Юлтимер авылында клубка барып эшли алмаган апалар Резедә Гыйльметдинова өендә җыелып, материалларны кисеп, әзерләп бирәләр икән. Теләге булган кеше ничек тә җаен таба. Сугышлыда исә мәдәният йортында шулай ук эш кайный.

Алты данә маскировка челтәре әзер инде. Лениногорскидагы «СВОИХ не бросаем» волонтер төркеменә озатылган.

Афәрин! Сезнең ярдәм – бик тә мөһим.

Розалия Мостафина.

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев