Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Тимәш авылы урамнарын тракторы белән Айдар Хәмидуллин ялт иттереп чистартып куя

Буранлы көннәрдә авыл халкына тагын да авырга туры килде.

Юлларны чистартырга, урамнарны кардан арындырырга кирәк иде.

Тимәш авылы урамнарын 22 яшьлек Айдар Хәмидуллин чистарткан. Ул – үзмәшгуль. Техника белән кар чистарту эшендә беренче сезон эшли. Бөтен авылны икенче иптәше (напарник) белән чистартып чыгуда зур эш башкаралар.

“Минем үземнең эшем дә бар. Иртәнге 7дән 15.00гә кадәр анда эшлим. Кайткач, 4нче яртыдан икенче көнне иртәнге 7нче яртыга кадәр кар чистартуда эшләргә туры килә”, - ди Айдар.

Аның әйтүенчә, бер урамны чистартып чыгуга 3-4 сәгать вакыт кирәк. Башта үзәк урамнар, балалар бакчасына, мәктәпкә бару юлы, аннары калган урамнар чистартыла.

 

Наталья Лакомкина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев