Түбән Чыршылы авылы апалары ГТО тапшырды
Яхшы кәеф чыганагы
Фәнни мәгълүматлар буенча, физик активлык авырулар куркынычын киметә, ә хәрәкәт - яхшы кәеф һәм сәламәтлек чыганагы.
Әнә шуны күздә тотып, Түбән Чыршылы мәдәният йортына уртача яшьтәгеләр, яшь әбиләр спорт бәйрәменә җыелды.
“Сәламәт яшәү рәвеше һәм ГТО – озак яшәү нигезе” девизын сайлаганнар алар.
Чара шулай ук авылдашлары Бәкер Фәрхетдинов истәлегенә багышланды. Исегезгә төшерәбез: ул – авыр атлетчы, ике тапкыр СССР чемпионы (1953, 1954), Европа чемпионы (1954), СССРның атказанган спорт мастеры (1954).
Бәйрәм барышында барлык катнашучылар да үзләренең физик мөмкинлекләрен ГТО нормативларының кайбер төрләрендә сынап карадылар.
Чара спортның яшь чикләүләрен җиңеп, кешеләрне берләштерүнең ачык мисалы булып тора.
Лениногорск ГТО үзәге.
Фотолар: Түбән Чыршылыдан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев